Поэтический Сборник:
Уятырга онытма, Энкей ! Ирте таннан уят эле мине, Энкей! Чык суларында киле йорисем. Йогересем киле сукмаклардан, Кайынлыкта киле йорисем. Иртен-иртук уят, яме, Энкей! Йокласын,- дип зинхар кызганма Йоклап калырмын тан вакыты, Май кояшы кызарып атканда. Тан атканда уят яме, Энкей! Каз бибилерен тошем сакларга. Яшел чирем ослерене ятып, Сайрар тургайларны санарга. Оныта курме, Энкей, оныта курме Уятырга иртен улынны. Авылым су буйлары! Авылым су буйлары! Салкын чишме, темле чишме, Сина эйткен серлеремне Башкаларына чишме! Су буенда салкын чишме, Сиздерми гене ага. Тал уленнер арасыннан Тугерек кулге таба. Кунелеме сихет ости, Шул чишменен тавышы Ял иттере жаннарымны, Тыныч кына тавышы. Иртен иртук томан тоше, Чишмеле су буена. Чык суында тан алдыннан, Яфрак уленнер коена. Кояш чыга салмак кына, Куйе томан тарала. Табигатнен саф хавасы, Су буена тарала. Тозелеп суга казлар тоше, Коту чыга болынга. Сандугачлар сайрый талда, Мон сибеле авылга! Хыялларым Чакыра Теуге истелеклер эзен хетерлерге Кузем йомып талдым яшлекке Барам гуя чыклы сукмак буйлап Куе томан тошкен куллекке. Хетерлимен чишмеле су буенда Мукейлегенмен куе таллыкка Иелген бодре талларга ябышып, Ава-туне басканымны аякка. Тал яфраклары мине иркеледе, Сыйпаганы исте башымнан Китми хаман нишлесем де Чишмедеге таллар каршымнан. Балыкларга дерес бире идем Тотып таш астыннан баласын Жетме белен балык созгеннерем, Кабартканим уынап баканын. Йомран курсек безнен очен бейрем Чабабыз чилекке дип ойлерге Арып-талып су ташыйбиз оясына Кулда таяк эзер изерге. Су буйлары мина сердеш иде, Кинеш сорый идем таллардан. Май аенда бебке саклаганда, Сорау ала идем казлардан. Читлек ясап, чыпчык тота идек Тагын кил-дип, очыртабыз янадан Ыргыткычтан вак таш атып Уч алабыз чеуке-каргадан. Шомырт пешсе, тошми идек Борешкенче авыз, агач башыннан Ялгыз эбилернен печен жирен таптап, Авыз итейдек кузгый, какыннан. Басуларга бар идек оелешеп, Кача-поса борчак урларга Кура жилеклере жыярга дип, Мене идек якын урманга. Хетирелер очып югалдылар, Яшлегемнен матур чагына Хыялларым мине ерекларга Китер очен канат кагына. Теуге истелеклер эзен янартырга, Тагын кайттым бала-чагыма Эх... диясем киле шул чакларга, Хыялларым мине чакыра. Поэтический Сборник E-mail автора: kanatli_bars@mail.ru |